41 чишм: беренче чыгарылыш

2022 нче елда авылыбыз кызлары Асадуллина Алсу Фәнис кызы һәм Мәдиярова Ләйсән Айрат кызы Бөтенрәсәй мөселман яшьләре форумы кысаларында социаль проектлар конкурсында «41 чишмә» исемендәге Чапшар авылы тарихына багышланган проект белән катнашып җиңеп чыктылар. Шул проектны тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясалды - авылның өлкәннәре белән видеоязмалар әзерләнде. Авыл өлкәннәре видеоларда авыл тарихы белән бәйле булган кызыклы вакыйгалар белән бүлешәләр. Беренче әңгәмә 2023 нче елның 23 февралендә авылның имамы - Асадуллин Мулланур Хәлил улы белән узды.
Back to Top