Та кызы(Мгелек ут)

Мансур Шиһапов истәлекләреннән: Бервакыт театр белән Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылына барган идек. Мин Марганова Василиса Максимовналарга фатир төштем. Гаҗәеп чибәр, мөлаем апа иде ул. Кием шкафы ачылып киткәндә түше тулы медальле пинжәк күреп калдым. «Иреңнекеме?» – дип сорадым. «Юк, үземнеке!» – диде апам. Керәшен кызы Василиса 1940 елда Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Актаныш районының Суыксу участок хастаханәсенә җибәрелгән. 18 яшендә сугышка алынган. Сугышчан юлын Орел өлкәсенең Здынка авылында торган эвако-госпитальдә башлаган кыз Җиңү көнен Польшада, Познань шәһәрендә каршылаган. Сугыштан соң Кызыл Йолдыз районының Биектау авылындагы балалар йортына килеп эшкә урнаша ул. Аннары Котлы Бөкәш хастаханәсендә эшли. Үзе кебек сугышлар кичкән Марганов Алексейга кияүгә чыгып, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Шул апаны күргәннән соң, сугыш юлында кичергәннәрен сөйләткәннән соң, нәрсә хакында язасымны тәгаен белә идем инде. Унсигез яшьтә ут эченә кереп исән калган, дүрт ел ут эчендә ир-ат арасында йөреп тә сафлыгын җуймаган татар кызын данларга тиеш мин! Сүзләрне гастрольдән кайтуга ук яздым да композитор Рәшит Гобәйдуллинга бирдем. «Мәңгелек ут» дигән бу җыр шулай туды.
Back to Top