Шоубез Анна Попова

Анна, Оскар Усманов белән сезне йөри дип сөйлиләр. Гайбәтме, чынмы? – Бу турыда ишеткәч, аның белән икәүләп көлдек. Ул бит өйләнгән, гаиләсе бар. Кеше ире белән очраша алмас идем. Без бары иҗатташ дуслар. Оскар Усманов халык арасына чыкмый. Бераз бикләнгән кеше дип әйтер идем. “Син болардан читләш. Шоу-бизнеста ниләр генә юк”, – ди ул миңа. Оскар миңа бүләккә көй язды. Бик озак темасын уйладык. Айдан артык сүзләрен яздым. Үзеңә язу тагын да авыррак икән. Шуннан ул җырны дуэт итеп җырларга булдык. Оскар да гомерендә беренче тапкыр үзен башкаручы итеп дөньяга күрсәтте. “Йөрәгемне өйрәттең сөяргә” дигән җырны хәзер бик яратып башкарабыз. Менә шуннан гайбәт сүзләр китте д|
Back to Top