«Форсат» тапшыруы. Шәрәфетдиновлар гаиләсендә кунакта

Программа геройлары - Шәрәфетдиновлар гаиләсе. Мансур абыйны Түбән Камада гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Республиканың агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, мөхтәрәм аксакал исемнәрен горур йөртә. Томыш иптәше – Ризилә дә хөрмәткә лаек кеше. Бергәләп «Талир-Тәңкә» ансамбленә йөриләр, күпләргә үрнәк булырлык матур тормыш алып баралар.
Back to Top