Марат Гобйдуллин КЗГЕ МО (Марат Гобйдуллин ке м сзлре)

КӨЗГЕ МОҢ Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Гомерләрнең язы ни арада үткән, Чәчләргә чал салып гомер көзе җиткән. Яшьлек хыяллары, онытылмас назлары Гомер диңгезендә гүя талмас җилкән. Кушымта: Яфрак коела җиргә сары юрган булып, Йөрәк өзгәләнә мөлдерәмә тулып. Узган гомерләрнең кайтавазы булып, Талгын гына яшен коя моңсу болыт. Яшьлектән килгән ул сүрелмәс хисләрдә Сөю тулы, назлы онытылмас кичләр дә. Парлы җаннар алар барыбер бәхетле, Парсыз калганарга, әйтегез, нишләргә. Кушымта: Ялгыз җанның күңеле, әйтерсең, пыяла. Ялгыш сүз, караштан ул бик тиз уала. Ялгызлар тәрәздән ала алмый күзен, Парын көткәннәргә, Ходаем, бир түзем. Кушымта:
Back to Top