“Хәтер көнендә илбасарларны зурлау халыкларны якынайтмый“
11 октябрь Казанның Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклап сугышканда һәлак булган шәһитләр хөрмәтенә вәгазь сөйләнде һәм дога кылынды. Соңрак бер төркем мөселман Ханнар төрбәсе янында да шәһитләрне искә алды.