БУРСАДА ТАТАР БАЙРАКЛАРЫ ҖИЛФЕРДӘДЕ / Bursa Tarihi Kent Koşusu

ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ: ТАРИХИ БУРСАНЫ ӘЙЛӘНЕП УЗДЫК Сәлам, милләт! 2024 елның апрель аенда бер төркем Татарлар Бурса шәһәренә барып кайттык. Анда 16нчы Халыкара Бурса тарихи йөгерү ярышында катнаштык. Өч көнгә сузылган мини-сәяхәтебездә Татарларыбызны таптык, Татар мәчетенә барып килдек һәм йөгерүдә катнаштык. Ярышта ярты меңгә якын кеше йөгерде, юлы Бурсаның тарихи урамнары аша үтте. Аркабызга Татар байрагы тагып, башта түбәтәй әлбәттә, Равил хәзрәт белән бергә шәһәр урамнарын урап уздык. 15 чакрымлык бу йөгерү бик рәхәт узды, күпләр байрак белән кызыксынды, Татарстан һәм татарлар турында сөйләдек. Равил хәзрәтнең беренче рәсми ярышы булды. Аны уңышлы үтүе белән чын күңелдән тәбрик итәм. Финишка әлбәттә Татар байрагын күтәреп килеп кердем. Бик күңелле һәм актив яллар булды бу. Безгә рухи теләктәшлек биреп торган, финишта каршы алган Рифатка да аерым зур рәхмәтләр) Йөгерик, сәламәтләгебезне ныгытыйк, Татарларны да дөньяга танытыйк! Видеода: Дышать - Тыпырдатып җыры кулланылды. Шулай ук youtube та табылган кайбер Бурса шәһәре манзарасы булган видеолардан өзекләр дә өстәлде. Uluslararası Osmangazi Tarihi Kent Koşusu. Bursa. 2024.
Back to Top