Сембик сяхтт! Бурятия. 2 нче кн

Бурятиянең «Халыклар дуслыгы йорты»нда Батталовлар нәселенең бренды ачылды. 1930 елда Татарстанның Буа районы Янтуган авылыннан бабалары бу якларга сөрелгән нәселнең дәвамчылары – Саҗидә ханым, Гүзәл ханым, Нәсимә ханым Батталовалар. Бурятия мөселманнары оешмасы имамының урынбасары Сәрвәрбәк хәзрәт Ишанханов Улан-Удэ шәһәре мәчете турында сөйли. Мәчет 2008 елда төзелә башлый, 2010 елда ишекләрен ача. Җомга намазына 650–700 кеше йөри. Корбан гаете, Ураза гаете намазына 4000 гә кадәр кеше җыела.
Back to Top