Ислам иле

Ислам иле Дәүләтләр бар, ислам илләре бар, Үз динендә яшәп баручы... Хөрмәт дингә, иман нигезендә Киләчәккә юллар салучы... Дәүләт саклый аның кануннарын, Аллаh биргән анда кадерле, Ихтибары шунда тарта хәзер Кешелекнең җирдә хәзерге. Алга китә төрле тармаклары, Байлык белән әхлак бергәләр. Казанышлар күзгә күрнеп тора, Яшиләрдә кебек бергәрәк... Туймас байлар, инде үткән заман. Бездә яңа туып киләләр... Байлыгын җирнең тигезерәк, Тугачтан ук өлеш бирәләр... Үз динендә кеше горур яши, Хөрмәт сорый килгән, киткәннән. Саваплары кебек тормыш бара Аллаh сүзен хөрмәт иткәннән.(Рузил Фазлыев)
Back to Top