Мктплрд 1-18 февральд Без Россия гражданнары дигн парламент дреслре уза

Алар республикада игълан ителгән Милли мәдәният һәм горкф-гадәтләр елына багышлана. Проект 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла, быел ул инде унбишенче тапкыр узачак. Бу хакта республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның урта гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары белән очрашуында билгеле булды. Парламент дәресе - ТРДәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Мөхәммәтшин фикеренчә, БЫЕЛГЫ Парламент дәресеНЕҢ темасы шулай ук актуаль, чөнки «халыкара хәл уңаеннан, беренче планга балаларны һәмяшьләрне гражданлык патриотик тәрбияләү мәсьәләләре чыга». Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары өчен конкурс узачак. Укучыларга мәктәп музеен, аның уникаль экспозицияләрен һәм экспонатларын, белем бирү киңлеген тасвирлаучы видеофильм яки видеоролик төшерү тәкъдим ителде. Конкурсларга нәтиҗәләр апрель аенда Россия парламентаризмы көнендә ясала.
Back to Top