Шевченко: “Тел өчен көрәшергә кирәк“
Татарстан тел өчен көрәшмәсә, аның азагы республиканың икътисади милкен – заводларны, нефть ширкәтләрен алу белән тәмамланачак, дип саный танылган тележурналист Максим Шевченко. Бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән утырып калачак, ди ул.
Шевченко үзенең татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укыту яклы булуын җиткерде: