Украинада сугыш: мобилизациягә эләккән Татарстан иренең хатыны сөйли

“Ирем бу сугыштан кайтмас дип куркам“. “Мобик“ның хатыны сугышның ничек барганын сөйләде. Бу видеоны ахырына кадәр карагыз! Әлмәттә яшәүче Гөлназ (исемен иминлек максатларында үзгәртеп бирәбез) ирен Украинадагы сугышка озаткан. 30 сентябрьдә аның ире мобилизациягә эләгә, ә инде 30 октябрьдә аны Татарстаннан Украина чигенә җибәрәләр. Хәзер ул фронт сызыгында. “Ашарларына юк, командирлары ташлап киткән, окопларына су үтә, юеш киемнәрдә йоклыйлар“ дип сөйли ул. Путин режимы башлаган сугышның нәрсә өчен кирәклеген дә аңламый ул. “Үземә дә, иремә дә Украинадагы җирләр кирәк түгел“ дип елый. Тулырак безнең сайтта укыгыз: #сугыш #Украина #татарлар
Back to Top