Эльмира Җәлилова. Шигърият.

Яңа жырлар һәм котлаулар төркеменә рәхим итегез! Карларсыз-бурансыз декабрь. Җегәре калмады кышларның... Мин сиңа ышанам. Кышларга Мин инде күптәннән ышанмыйм... Ышанмыйм болганчык дөньяга. Аермыйм дусларны дошманнан. Мин күптән сүзләргә ышанмыйм! Ə синең хисләргә... Ə синең хисләргә ышанам! Бу бәхет. Мәхәббәт киңлеге Туп-тулы бер гомер. Һәм шуңа Беркатлы җанымны яраткан Ходайга ышанам. Һәм сиңа! Мин сиңа -җылыга елышам. Тын алам дөньядан. Кыймшанмый. Мин сиңа ышанам. Үземә... Мин инде күптәннән ышанмыйм... Эльмира Җәлилова
Back to Top