Әнгам Атнабаев - Аэропорт

Тормыш та аэропорт шикелле: Киләбез, көтәбез, китәбез... Шул килү һәм китү - гомер бит! Гомерне нәкъ шулай үтәбез: Яшәүне яратып киләбез, Яшәүдән ярату көтәбез, Яратып туймыйча китәбез... Бу тормыш аэропорт шикелле. Милли әдәбиятның алтын фондын тәшкил иткән Әнгам Атнабаев шигырен Алмаз Мирзаянов укый...
Back to Top