БАЛАН ЧӘЧКӘСЕ! бик кызганыч хикәя

Быел яз бик салкын булды...Кояшка чыгып кызынырдай көннәр бармак белән генә санарлык-шаккатмалы хәл!Шуңа карамастан вакытыннан соңлабрак булса да шомырт чәчкә атты!Аннан инде...алмагачлар,чияләр...Ә миләш белән балан ашыкмады...Алар,гүя серләшкәндәй, язның җылы көннәрен көттеләр... ...Нәфисә унынчы сыйныфны бетереп,мәктәптә үткән соңгы звонок -25 май көн иде.Алар бар класс белән кичтән Ташлы елгасы буена җыелдылар.Егетләр тиз генә утын җыештырдылар,казан асып ут ягып җибәрделәр-кызлар аш пешерергә кереште.Нәфисә өйләреннән бәрәңге белән суган алып килгән иде,шуларны чистартырга кереште.Карашы белән сабакташы Зиннурны күзәтте...Киң бәдәнле,озын буйлы,кара бөдрә чәчле бу асыл егетне мәктәптә күзләре төшмәгән кызлар калмагандыр инде!Аны мәктәптә балачактан яшьтәшләре “Цыган“ дигән кушамат белән атап йөртәләр иде!Исеменә күрә җисеме-чегән егетләренә хас җитезлек,кызу характер,уңганлык Зиннурны һәрвакытта өстә йөртте!Ул әйттеме-закон,аңа каршы әйтүче дә,каршы чыгучы да юк иде!Тик Нәфисә генә аның адресына шелтә сүзләрен әйтә ала иде.Алар инде җиденче класстан башлап гел бергә-бер партада,кичке уеннарда да,турслетта да бер-берсеннән аерылмадылар!Кайчагында Зиннур сөйгән кызын кочаклап,иреннәреннән үбәсе,аны иркәләсе килә иде!Тик Нәфисә эшне зурга җибәрми иде: “Соңрак,матурым,соңрак!“-дип яңагыннан гына үбеп ала иде.Сылу гәүдәле,калку күкрәкле,озын толымнары белән дан тоткан куе кара кашлы,коңгырт күзле Нәфисәне читтән генә ике егет-параллель класстан Азат белән Ришат күзәтеп утырды.Алар инде уйлары белән Нәфисәне кочаклыйлар,үбәләр,иркәлиләр иде...Тик Зиннур монда шуул!...Беркемнең дә башында мәкерле уй юк кебек иде-барысы да көлешә-көлешә үз эше белән мәшгүль булды... Тиздән яланга хуш исләрен чәчеп,тәмле аш пешеп чыкты!Чәйгә дигән казан да күптән кайнап чыккан-мәтрүшкә белән чәй саласы гына!Кызлар күмәкләшеп табын әзерли башлады,егетләр ярдәм итте.Инде кояш та баеп килә-көнбатыш ягыннан алсу шәфакь нурлары кабынды.Егетләр кайсы гармун,кайсы магнитофон,гитара алып килгәннәр-моңлы,дәртле көйләр яңгырады.Тәмле ашны ачыгулары да җиткәндер инде,тиз ашап куйдылар.Яшереп кенә алып килгән винолар,сыралар чыга башлады.Егетләрнең кайберләре аракыдан да баш тартмыйлар-тик Зиннур аракы эчми иде!Ришат аны чакырып алды: -Цыган,әйдә соңгы звонок өчен берне эч инде!-дип аңа ярты стакан аракы сузды. -Юк,егетләр,рәхмәт,мин сыра гына эчәм! -Әйдә егетлегеңне күрсәт!Без бит сине барыбыз да хөрмәт итәбез,өстен күрәбез-күрсәт әйдә лидер икәнеңне!Шул гәүдәң белән ярты стакан аракыдан куркасыңмы... Әллә Ришатның әйткән сүзләре,әллә шайтан котыртты-Зиннур бертын белән эчте дә куйды. Кызлар да җайлап кына вино эчтеләр-каннарын йөгерттеләр!Нәфисә ахирәте Лиза белән үз йомышлары белән әрәмәлеккә таба китте,ә Зиннур Ришатның фәлсәфәсен тыңлап утыра бирде. Аракы аның канын кайнарлатты,зиһенен чуалтты,инде күзләре томаланды һәм чирәм өстенә авып,каты йокыга талды... -Син җитәрлек салдыңмы? -Ришат Азатка сораулы карашын төбәде. -Курыкма-иртәгә төшкә чаклы йоклаячак!5 таблетка финазепам!-дип пышылдады тегесе. Музыка көчәйде-инде биергә төштеләр.Нәфисә карашы белән Зиннурны эзләде-тик караңгы төшкән иде инде!Ул пошына башлады-егетләрдән сорашты,тик берсе дә Зиннурның кайда икәнен белми иде! Ниһаять Нәфисә Азатны танып алды: -Азат,син Зиннурны күрмәдеңме? -Әнә палаткада ул!Исерек!- дип мыскыллы елмайды ул.Нәфисә Азатка ачулы карашын ташлап,читтә торган палаткага табан китте.Шулчак аны арттан килеп ике ягыннан тотып,авызын каплап, ике егет палаткага алып кереп китте.Ичмасам танырлык та түгел караңгы,болытлы төн иде...Аның авызына көчләп ярты стакан аракы койдылар,кулларын каерып бәйләделәр... Төне буе пыскып кына яңгыр яуды-инде таң алдыннан җил чыкты.Яшьләр кайсысы кайсы палаткага урнашып,алмаш-тилмәш учакта җылынып,җырлашып утырдылар.Тик берсенең дә башына мондый кабәхәтлек,мондый ерткычлык булганлыгы килмәде.Җил көчәйгәч,алар әйберләрен җыештырып,кайтырга чыкты.Инде нәрсә эшләргә белмәгән Лиза да аларга иярде. Яланда бары бер палатка торып калды... Көн үзәге җитәрәк кенә ушына килде Нәфисә...Киемнәре ертылып беткән,аяк-куллары,түшләре күгәреп чыккан-кендек астында бик каты авырту тойды ул!Кичәге кичне исенә төшерергә тырышты..
Back to Top