Вилнур Хасанов. Исн-сау кайтсыннар ир-егетлр. Автор - Фрид милева

Кем улы син, анысы мөһим түгел, Урысмы син, башкорт, татармы, Туган җиргә сау кайтуың кирәк, Җиңеп, сугыш дигән “хәтәрне“. Шәфкать фәрештәсе саклап йөрсен, Хозыр Ильяс булсын юлдашың. Синең иңдә, бала, бик олы йөк - Туплар шартлар урын юл башың. Гомер биргән анаң көтә сине, Тормыш ярың, балаң - җимешең. Утта янма, суда батма,солдат, Ә җиңүгә керсен өлешең. Җиңү яулап, исән генә кайт син, Синнән башка тормыш булалмый. Гаилә чәчәкләре-балалар да Синнән башка җиргә туалмый. Бер Ходаем! Сиңа ялварабыз Синең кулда, Раббым,барсы да. Туктата күр, бу афәтне, зинһар, Өметләндерсәнә, яхшыга. Ирек бирмә шайтаннарга, Тәңрем, Ташка җан куярлык кодрәтең.. Исән-сау кайтсыннар ир-егетләр Халкым көтә шәфкать-рәхмәтең. Фәридә Җәмилева
Back to Top