Путин төшегезгә керәме?
Ә сезгә Русия президенты төшегезгә керәме? 😳
Русия җырчысы Алена Апина интервьюда президент Владимир Путинны Русия хатыннарының “иң эротик төше“ дип атады һәм үз төшләренә дә аның “бик кыю образларда“ керүен әйтте. Путин “илнең төп ире бит“, дип аңлата ул моны.
Азатлык Казан урамнарында хатын-кызлардан “Путин төшегезгә керәме?“ дип сорады.