Гөлия ГӘРӘЕВА – Студент хаты / Татарча шигырь / Стихи на татарском / Поэзия / 2FAN

Студент хаты – Җавабың кая, Кыз бала? Йөрәкнең янган чагы. Сөюемне дә беләсең, ни әйтим сиңа тагы? Төн кебек кара чәчләрне башкалар сөйсенмени? Башкалар сөйсен, студент янсын да көйсенмени? Тыңламый каләм, «дәрес»ем язылмый бүген, кала – уйларым сине эзли тик, Кыз бала, күзең кара! Янганын хисле йөрәкнең студент сөйли сиңа. Карашың читкә алганны студент сизми димә. Табылган бит: борынгыдан: «Студент – ярлы», – диләр. «Мөлкәте – иске чемодан, анысы да бармы?» – диләр. Ташыган хисләргә бай мин, күрмиләр – хыялга бай. Бар дөнья – минем байлыгым, киләчәк... барсы минеке! – белмисең син дә, малай... Таңнардан таңнарга кадәр күрмәгәч, көтеп үзен, студент хат язды янып, сагынып кара күзен: – Җавабың кая, Кыз бала? Йөрәкнең янган чагы. Сөюемне дә беләсең... Үрелеп йолдыз тотыйммы? Ни кирәк сиңа тагы?! Рәдиф ГАТАШ Укый Гөлия Гәрәева. Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Гулия Гараева, студентка Казанского федерального университета, читает стихотворение на татарском языке. Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top