«Мәдәни учак» тапшыруы. Беренче музыка мәктәбе

НТР 24 каналында яңа проект старт ала! «Мәдәни учак» тапшыруы Түбән Кама районының мәдәният учрежденияләре эшчәнлеген яктырта. Һәр программа – бер оешмага багышлана. Алып баручылары – Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмарданова. Туфан Миңнуллин театры артисларын Түбән Кама тамашачысы яхшы белә дисәк ялгышмабыз. Алар үзләрен яңа рольдә сынап караячаклар. 1 нче программа 1 нче музыка мәктәбенә багышлана. Уку йорты бай тарихка ия – 60 еллыгын билгеләде. Укучыларны ничә яшьтән кабул итәләр, имтиханда таләпләр, нинди бүлекләр эшли? Программа НТР 24 каналында һәр пәнҗешәмбе эфирга чыгачак. Вакыты – 18:10 сәгатьтә.
Back to Top