Ришат Тхвтуллин ЗГР КЗЛР

Нәкъ бер ел элек, беренче тапкыр - 6 апрель көнне, мин Ришат Төхвәтуллин концертында булдым. Шул көнгә кадәр әлеге җырчының иҗатын күзәтмәгәнгә күп кенә дусларым аптырады. Нигә аптыраганнарын хәзер аңлыйм. Һәр нәрсәнең үз вакыты диләр бит. Хак икән.. Дустым @zulfat_valiullin “Ришат Төхвәтуллинга “Зәңгәр күзләр“ җырын яздым, концертында башкарачак, тагын бер-ике җырым яңгырый, барып кайт“ дигәч, җырларны ишетәсем килеп киткән идем..Ул көнне мин җыр дөньясында йөздем. Ришатның тавышы, үзе, командасы минем күңелемне ачып салды. Күңелем сусаган моңга туенып, әсәрәнеп, күңел тулы хис-кичерешләр бн кайттым. Шул көннән башлап @rishat_thv иҗатына минем үз карашым, үз фикерем. Моңа мисал итеп, әлеге иҗат җимеше. Җырларга, шигырьләргә сюжетларны мин күңелем күзе кушканча эшләп тәм табам. Ә әлеге видео минем өчен бик кадерле. Тарихы үзгә аның..) #зәңгәркүзләр#күңелкуша#рәхәтбәхет#ришаттухватуллин#ришаттөхвәтуллин#хыялларчынгааша
Back to Top