Биссмиллях

Рамазан ае уңаеннан сезгә яңа җырымны тәкъдим итәсем килә. Аның дөньяга килүендә катнашкан, ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Рәхим итеп тыңлагыз! Чиксез рәхмәт 1.Бисмилләһне әйтә җирдә һәрбер агач, «Бисмилләһ»,– дип уянадыр хәтта кояш. Җилләр исә рәхмәт әйтеп Аллаһыга, Төн эленә сәҗдә кылып Раббысына. Кушымта: Раббым бөек, мәрхәмәте чиксез дәрья, Йөрәгеңне мәңгелеккә бәйлә Аңа. Авырлыклар һәм шатлыклар килгәндә дә, Бул син, балам, бул рәхмәтле Алаһыңа. 2.Аллаһыга рәхмәтледер бар тереклек: Үз телендә дога кыла кош-кортлар да, Дулкын тулы океаннар бишегендә Тавыш-тынсыз гыйбадәттә балыклар да. 3.Аллаһыга рәхмәтледер бөтен җиһан: Киң галәмне нурга күмгән йолдызлар да, Күкне ертып ут чыгарган яшеннәре, Чиләк-чиләк коеп яуган яңгырлар да. Сүз һәм көй авторы: Ландыш Фазуллина Аранжировка ясаучы: Алмаз Асхадуллин Тавыш режиссеры: Роберт Салмин (Music Room Lite) Җырны башкаручы – Залия Аубакирова Ком анимациясе – Алина Хайруллина Монтаж ясаучы – Сергей Густов
Back to Top