Октябрь саны
Октябрь ае – муллык ае. Октябрь саныбыз да хатын-кызлар турындагы язмаларга мул.
👉 Тышлыкта – «Флореаль» чәчәк салоны хуҗасы Флора Галиева.
👉 «Өстәлеңдә гел кайнар ашың торсын, өеңне чиста, тәртипле тот, балаларың сәламәт булсын, ирең канәгать калсын». Композитор, татар опера һәм балеты авторы Резеда Ахияровага әнисе әйткән бу сүзләрне. Бу саныбызда – композиторның тормыш кагыйдәләре.
👉 Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Заһидуллина нигә үзен әти кызы дип атый, фәндә хатын-кызга нигә өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк? Бу сорауларга җавапны «Физик та мин, лирик та...» язмасыннан табачаксыз.
👉 Татар декоратив-гамәли эшләнмәләре коллекционеры, татар костюмы реконструкторы Гөлшат Нугайбәкованың хоббие кечкенә генә бер брошкадан башлана...
👉 Шулай ук сезне клярда кәбестә пешерү буенча мастер-класс көтә.
❗️Игътибар! 14 октябрьгә кадәр «Сөембикә» журналына яхшы ташлама белән язылып калырга өлгерегез.
Ярдәм кирәк булса, үзебез дә яздыра алабыз.
Элемтә өчен телефон: 7 937 288-18-01
👉 Онлайн язылу