Бүгенге көндә Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшәүче әнинең сеңлесе, Гильманова Шәмсисрур Ибатулла кызын (1940) мин гел ачык

Бүгенге көндә Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшәүче әнинең сеңлесе, Гильманова Шәмсисрур Ибатулла кызын (1940) мин гел ачык йөзле, ярдәмчел апа итеп белдем. Иреннән бик иртә тол калып 2 баласын үзе аякка бастыра. Гомере буе кайнана белән яши. Кайчан килмә – гел шатланып каршы ала. Чисталыкны, пөхтәлекне, матурлыкны яраткан Шәмсисрур апа. ⠀ Аның сакланып калган кул эшләренең саны бик күп. Ул аларны гел дә кадерләп саклап торган. Фотодагы бала арбасының япмасы да – аның кул эше. Әйтеп үткәнебезчә, элек бала тугач 2 атна гына ял итәргә мөмкинчелек булган. Шул кыска вакыт үтү белән яшь ана калганнар белән бертигез кыр эшләрендә эшләргә тиеш булган. Шундый арбаларга яшь сабыйны яткырып, өстен матур япма белән ябып, уракка төшкәннәр. Кул астына эләккән тукыма кисәге белән түгел, ә чигеп әзерләнгәне белән. Кояштан, җилдән, бөҗәкләрдән, кеше күзеннән дә саклаган ул. ⠀ Юклык вакытында да, авыр чакларда да тирә-юнне матур итеп күргәннәр, үзләре дә гүзәлләндергәннәр. Мондый арбалар булган чордан 50-60 ел узган инд
Back to Top