Яналыклар. Эфир. . - телеканал Нефтехим (Нижнекамск)

Бүген 19:00 сәгатьтә “Яңалыклар” тапшыруында карагыз: 1. Этилен заводында сафка бастырылган пиролиз мичләре гамәлдәгеләреннән өстенрәк булуын эштә раслаган. 2. Пластиклар заводында полиэтиленның “Газпром” стандартлары буенча аттестация уздыру өчен ПЭ6146КМ маркалысының сынау партиясе җитештерелгән. 3. Олигомерлар һәм гликольләр заводында продукция ассортименты артачак. Шул уңайдан 6711нче цехта реконструкция бара. 4. Компаниядә “Электрон журнал” системасы гамәлгә кертелде. 5. “Нефтехим” җәмгыятенең биологик чистарту корылмаларында реконструкциянең икенче этабы дәвам итә. 6. Чираттагы җиңү! Халык иҗаты йортында шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасының Түбән Кама районы башлыгы кубогына чираттагы уены узды. 7. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе оешканга 50 ел.
Back to Top