WhatsApp Video 2021 11 30 at 10 49 59

Балтач урта мәктәбендә татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты Балтач урта мәктәбендә татар теле укытучыларының төбәкара семинары үтте. Мәктәп укытучыларны ягымлы караш, җылы сүз белән каршы алды. Район мәктәпләреннән җыелган укытучылар “Тату яшәүнең сере нидә?” дигән сыйныфтан тыш уку дәресендә булдылар, әхлакка корылган әлеге дәресне Резеда Шакирҗанова үткәрде. Гүзәлия Хәйретдинова “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресен алып барды, дәрес туган телгә карата ярату хисләренә корылган иде.
Back to Top