Җомга хөтбәсе. Шәһәдәтнең шартлары.

Шәһәдәт кәлимәсен әйткән вакытта аны аңлап, тирән мәгънәсенә төшенеп әйтү шарт. Чөнки аны аңламыйча, бары тик коры сүзләр әйтүдән һичнинди файда юк. “Лә иләһә иллә Аллаһ” Бу сүзләр: “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһи зат юк”, дигән тирән мәгънәне аңлата. Гыйбадәт ул - Аллаһ Раббыбыз сөйгән һәм риза булган ачык яки яшерен эшләнә торгән гамәлләр һәм сүзләр. Дөнья йөзе буйлап сибелгән халыкларның тормышларын өйрәнеп карасак, гаҗәпләнерлек хәлгә калырбыз: нәрсәгә генә табынмый кешеләр, нинди генә иләһләр юк! Ләкин, аң бул: аларның һәрберсен дә кешеләр үзләре үк уйлап тапкан, алар ялган иләһләр. Хакыйкать бер: бары тик Аллаһ Раббыбыз гына – хакыйкый иләһебез, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм калебебезне бары тик Аның белән генә бәйләп яшәргә тиешбез. Бу сүзләребезгә һәм Ислам диненең беренче әркәненә Аллаһның Коръәни Кәримдә килгән аяте дәлил булып тора: “Бел! Дөреслектә, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк” (Мөхәммәд сүрәсе, 19 аять).#вагаз #хутба #islam #الإسلام #татарча #ислам #единобожие
Back to Top