Казанда татар мөселман дин әһелләре җыены узды
“Тел өчен көрәштә авызны ачып калдык. Дин белән алай булмаячак“
Казанда X Русия татар дин әһелләре җыены тыныч кына үтеп китте. Мөселманнарны борчыган проблемнар хакында сөйләшүне кирәк тапмадылар. Кайбер абруйлы хәзрәтләрне мөнбәрдән сөйләттермәделәр.
Җыенда бердәнбер тәнкыйди нотык тоткан кеше Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов булды. Ул дөнья татар конгрессы әзерли торган татарның үсеш стратегиясен тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге концепциядә исламга тиешле урын бирелмәү татар халкын юкка чыгу алдына куя диде.
Тулырак: