ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ ҖЫЕНЫ

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия традицион август семинар-киңәшмәсе тәмамланды. Аның эшендә илебезнең 30 га якын төбәгеннән һәм республикабыздан 270 укытучы, районнардагы милли мәгариф бүлеге мөдирләре, төбәкләрдәге Каюм Насыйри исемендәге мәдәни үзәк җитәкчеләре катнашты. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган җыенга быел Россия татар авылларыннан мәктәп директорлары һәм район мәгариф идарәсе башлыклары да килгән иде. Алар өчен әзерләнгән программа кысаларында узган чаралар хакында Рамис Сафин бәян итәр.
Back to Top