Хәерле иртә кадерле дускайларым

Мин яратам җаным-каным белән, туып-үскән газиз илемне! Мин яратам кендек каным тамган, тәпи баскан туган җиремне. Мин яратам Тукай илһам алган, “Әллүки”ле туган телемне. Мин яратам кошлар канат каккан, тулган айлы зәңгәр күгемне! Пар аккошлар йөзгән күл буенда мин яратам илһам алырга, Җырчы тургай-сандугачлар сыман, сайрый-сайрый канат кагырга! Мин яратам таңнар аткан чакта, чыклы үләннәргә басырга, Чалгы тавышларын тыңлый-тыңлый, җырлый-җырлый печән чабырга! Мин яратам авыл таңнарын!Яңгыраган гармун моңнарын! Мин яратам эшчән авыл халкын!Улларын һәм чибәр кызларын! Мин яратам күңел тулган чакта,шау чәчкәдә торган кырларын! Мин яратам нарат урманнарын!Җырлый-җырлый атлар юлларын! Шаулап узган туйлар-йолаларны, бәйрәмнәрне мин бик яратам! Кичке уеннарны...Су буйларын...Оныталмыйм, һаман яратам! Күңелләрдә җуелып калган инде,балачакның якты мизгелләрен Ташлап булмый һич тә күңелдән!МИН ЯРАТАМ һаман ЯРАТАМ!
Back to Top