Салават Фатхетдинов һәм Хания Фархи - Гомер юлы

Текст Торасың да чал чәчеңне сыйпап, “Картаелган инде…“ — диясең. Килә минем шул чал чәчләреңнең, Һәр берсенә башым иясем. Гомер юлың кебек ап-ак алар, Манылмаган данга, алтынга. Бары төсен җуйган, башкаларга Изгелекләр эшләү хакына. Маңгай сырларың да чит-ят түгел, Синең кичерешләр — еллар бит! Алар миңа сине алып килгән Борма - борма урау юллар бит!
Back to Top