Современная поэзия / Стихи про весну / Алинә Хәбибуллина / Шигырьләр 0+

Апрель! Әйдә, сиздермичә кил дә Тыныч кына кагыл иңнәремә. Кояшлы бер нокта куй син тизрәк, Җанны кыеп, эчтән иңрәвемә. Мин көтәргә әзер, тик кил генә. Яңгыр булып там син күзләремә. Җылы, ачык, хисле һәм рәхәт бул, Якты нур бүләк ит йөзләремә. Сагышларны өреп тарат та син Кочакка ал, җәйләр вәгъдә итеп. Калдыр кышкы авыр ул төннәрне Беренче кар кадәр генә итеп. Ә мин сине шигырьгә салырмын, Иҗекләп җыярмын, көнләп - түз. Март калдырган калын өч ноктага Җан өрергә кирәк тик өч сүз. Юк, белмисең ничек сагынуым Ак якалы озын күлмәгең. Апрель! Ашык! Җылы - тансык. Мин бит Бер ел буе сине күрмәдем... Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? С
Back to Top