Авыл хтирлрене бер лешен й иртлренд тч тавышын, кошлар сайрауларын ишетеп уяну.

Авыл хәтирәләренең бер өлешен җәй иртәләрендә әтәч тавышын, кошлар сайрауларын ишетеп уяну. Кошлар теле бигрәк тә искиткеч инде. Хәтта чыпчык чыркылдавы да язгы якта күңелгә май булып ята. ⠀ Шуңадырмы кош теле дип исем биргәннәр бу татлы ризыкка да. ⠀ Әтиемнең әнисе Хәбибә әби бик оста пешерә иде аны. Ашка барганда бигрәк тә - мендәр сыман куыш кош теле пешерә иде ул. Әби истәлегенә диеп балалар белән бергә без дә пешердек әле. ⠀ Кетер-кетер итеп тора да, авызда бер мизгелдә эреп юк та була. Ә кетердәп торсын өчен сере дә бар бит әле аның. Ә, гомумән, пешерүе кыен түгел. Эшләп карыйбызмы? ⠀ 1 йомыркага пешерсәгез - бер утырып чәй эчәрлек 1 тәлинкә була. ⠀ Мин, гадәттә, 3 йомыркага пешерәм. Ярты бал кашыгы үсемлек мае. Он. Башка әйбер кирәкми дә. ⠀ ✓Йомыркаларны әйбәт кенә болгатырга. Май, он кушабыз. Камырны токмачныкына якын итеп басабыз. Үзләндерергә ярты сәгатькә куеп торабыз. ✓Табакка май салып әкрен генә җылынырга куярга. Мин ике табакта пешерәм. ✓Камырны җәябез. Мендәр кош телен ясар өчен камыр җәймәсен
Back to Top