Ибраимова Айгл Рамил кызы ТНВ каналында

🔰 Үдик урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Ибраһимова Айгөл Рамил кызы “Ел шәһесләре“ дигән темага ТНВ каналында үткәрелә торган “Таяну ноктасы“ тапшыруында катнашты. ✅ Әлеге тапшыруга төрле өлкәләрдә төрле уңышларга ирешкән кунаклар чакырылган иде. Алар арасында журналист та, язучы да, композитор да, шәфкать туташы да, җырчы Фирдус Тямаев та, шул исәптән укытучы буларак Айгөл Рамил кызы да бар иде. Ул милли телдә белем биреп һәм федераль дәрәҗәдә зур казанышлар яулавы турында сөйләде. Шулай үк сүз татар телен ничек саклап калырга, моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында барды.
Back to Top