“Туган авылым“ без курая. Тәлгать Шәрипов көе, Нәҗип Иделбай сүзләре.

Туган авылым минем, Куеныңда синең Гөрләп үтте үсмер елларым. Кырларың хуш исле, Һәрчак язлар төсле, Шунда туды тәүге җырларым. Инеш буең ямьле, Суларың да тәмле, Җилләрең дә назлы, ягымлы. Айлы кичләрең дә Әле исләремдә, — Яратам мин туган ягымны. Аланнарың иркен, Авылымның күрке — Сызылып аткан алсу таңнарың, Һаман синдә күңел, Онытырлык түгел Сайрар кошларыңның моңнарын.
Back to Top