Буа районыннан юка рецепты

Кирәкле ингредиентлар: 600-800 г он, 2-3 йомырка, 200-250 мл сөт, ¼ чүпрә (шулай ук 20 г катык кулланырга була), 50 г шикәр комы, 2 г чәй содасы, 100 г атланмай, ванилин (теләгегез буенча), тоз. Эш барышы: 1. Камыр әзерлибез. Савытка чүпрә (яки катык), сөт салабыз, йомырка сытабыз, шикәр комы, тоз, эретелгән атланмай өстәп, яхшылап болгатабыз. 2. Шуннан соң уксус белән сүндерелгән сода, ванилин салабыз һәм он өстәп, камыр басабыз. 20 минут чамасы үзләндерәбез. 100 граммлы кисәкләргә бүләбез һәм түгәрәк формага китерәбез. 3. 1,5 мм калынлыкта җәябез. Һәр түгәрәкне ике яктан да алсу төскә кергәнче майлы табада пешерәбез. 4. Табынга кайнар юкаларны сары май белән һәрбер ягын майлап, бер-берс
Back to Top