#МинБатыр#Түбән Кама#Чын әтиләргә багышлана...
Синең белән минем танышу мин туганчы ук башланып китте. Мин әле юк идем, ә син мине инде бик көттең. Мөгаен, син мине, бернәрсәне көтмәгәндәй кебек гомер буе көткәнсеңдер. Һәм син мине бөтен йөрәгең белән яраттың. Син күккә чөйгәндә, мин куркудан һәм шатлыктан кычкыра һәм кулларымны күккә суза идем. Мин һәрвакыт белә идем-син мине көчле кулларың белән тотып алырсың. Нәкъ менә син барлык укытучыларымнан да сабыррак һәм игътибарлырак булдың. Нәкъ менә син бу дөньяны яратырга һәм танып белергә өйрәттең. Син һәрвакыт мине кайгырта идең. Үзенчә инде! Тырыша идең. Мин сине бик нык сагынам. Кайвакыт синең игътибарың, синең киңәшләрең җитми иде миңа. Мин беләм, син бик күп эшлисең, ләкин барысы да безнең өчен. Хәтерлисеңме, зур чәчәк бәйләме белән иң беренче 1нче сентябрьне? Линейкада син горур һәм бик көлке идең, әйтерсең беренче тапкыр мәктәпкә мин түгел, ә син килдең. Син минем уңышларыма һәрвакыт шатланасың, һәм, мин дә синең белән горурлансын өчен, бөтен көчеңне куясың. Мин синең белән горурланам, чөнки син