Динар Байтемиров. Уфа юкәләре

Уфа юкәләре. Рим Хәсәнов көе Яшьлек урамнары, Тулы хыяллары, Без — шатлыкка туймас исәрләр. Уфа юкәләре Безнең хакта әле Яфрак яра-яра сөйләрләр. Безнең менгән атлар, Еллар, аргамаклар, Көмеш тезген, алтын йөгәннәр. Уфа юкәләре Онытмаслар әле Чәчәк ата-ата сөйләрләр. Гомер ике килми, Утлар ике сүнми, Без — мең янып тик бер сүнәрләр. Уфа юкәләре Безнең хакта әле, Яфрак коя-коя сөйләрләр.
Back to Top