“Син кайтмадың“ (сл. С.Урайский, муз. М.Мозаффаров)

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.
Back to Top