Корт, тура яисә кызыл эремчек.

Корт, тура яисә кызыл эремчек. ⠀ Безнең якларда “корт”, дип йөртәләр. Әтинең сеңлесе, Миннегаян апа, минем һәр катйканыма бик оста иттереп әзерләп куя аны. Гөбәдия пешерергә уйласаң, корттан башка булмый. Аның өчен кортны ит-тарткычтан чыгарып әзерләп куясың. Ә инде балачактан ук күз алдында – корт белән тәмле авыл мае бергә, бер савытта, кунак килсә дә, үзебезгә дә. Бик тәмле була иде бит ул, хәзер дә тәмле. ⠀ Соңгы тапкыр кайтуымда Миннегаян ападан махсус сорашып, интервью алдым әле☺️ ✓1 чиләк сипарат сөтен кайнатып чыгарырга ✓1 бидон (3 л.) авыл катыгын саласың ✓Сөт өреп чыга да, шуны кызарганчы кайнатасың ✓Сүндерер алдыннан, ярты чашка авыл маен һәм 1 чашка шикәр комын саласы. ✓Болгатып матур төскә кергәнче кайнатып торасың. ✓Гөбәдиягә кирәксә, суынгач ит-тарткычыннан чыгарып куясың. ⠀ ☺️Миннегаян апаның морозильнигында һәрвакыт корт бар) Кайчан кайтып кермә – “Кортың бармы әле, әйдә бирәм”, дип кенә тора ул. ⠀ Авыл кортына бернинди кибет корты җитми инде! Сыйфаты белән дә, тәме белән дә. ⠀ 💞Ә сез корт я
Back to Top