Ислам дине дәлилләр нигезендә .Мухаммад хәзрәт

Сак булыгыз, кардәшләр, гыйлем туплагыз! Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Аллаһ урынына файда да, зарар да китермәгәннәргә ялварма. Шулай эшлисәң, залимнәрдән саналырсың” (Юныс, 10:106) Шәех Габдерраһмән әс-Сәгъди (рахимаһу ЛЛаһ) тәфсире: “Йә Мөхәммәд! Кальбеңнең һәм тәнеңнең бар гамәлләре дә ихласлы рәвештә бер Аллаһка гына багышлансын. Дин боерыкларын фәкать Аның ризалыгы өчен генә үтә һәм башка максатларны күз алдында тотма. Мөшрикләргә охшашланма, алар янында утырма һәм сиңа файда яки зыян китерә алмаганнарга мөрәҗәгать итмә. Чынлыкта, бу сыйфатларга һәрбер бәндә ия, чөнки фәкать Аллаһ Тәгалә генә я файда, я зыян китерә ала. Ләкин әгәр дә син Аның урынына ни файда, ни зыян китерә алмаган бәндәләргә ялварсаң, син үзләрен һәлакәткә һәм зарарга дучар иткәннәр санына керерсең”. Золымлык астында бу аятьтә күпиләһелек аңлана. Моның хакта Аллаһ Тәгалә әйткән: “Аллаһка тиңдәшлек китермә, чөнки күпиләһелек – олуг золымлык ул!” (Локман, 31:13) Аллаһ урынына бәндәләргә ялвару сәбәпле кешеләр арасында иң яхшысының залимнәр санына керүе мөмкин булса, башка кешеләр турында нәрсә әйтеп була инде?!#таухид #islam #единобожие #ислам #вагаз #хутба
Back to Top