БИБЛИОТЕКА «СОДРУЖЕСТВО»

Бүген аның китап фондында илебезнең генә түгел, ә дөньяның 26 телендә басылган китаплар саклана. Шуңа күрә дә биредә атна саен диярлек төрле милләтләрнең кызыклы чаралары уза. Сүзебез Ульяновск шәһәрендәге “Бердәмлек” дип аталучы 17 нче китапханә хакында бара. Әле күптән түгел генә ярты гасырлык юбилеен билгеләп узган һәм яңартылган китапханә кабат үз ишекләрен ачты. Татарстан язучылары һәм өлкә губернаторы катнашында узган тантанада безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.
Back to Top