Убырлы белн Маймыл Шекшед Тылсымлы сандыкны ачкычын эзлилр

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, Шекше җирлегендә яшәгәннәр, ди Убырлы белән Маймыл. 2016нчы елны каршылап, бәйрәмнән-бәйрәмгә йөреп алар бик дуслашып калганнар, ди. Убырлы урман белән идарә итеп, ә Маймыл 2016нчы ел хуҗасы булып бик рәхәтләнеп гомер кичергәннәр ди болар. Язлар, җәйләр, көзләр үтеп, кышлар җиткәч, Маймылның күңеленә шом кергән, ди. Шундый рәхәт тормышны киләсе елда да дәвам итәсе килгән аның. Тагын бер елга хуҗа булырга исәпләп, үз теләгенә ирешү юлын тапкан, ди Маймыл. Кем дә кем, Шекшегә Кыш бабай җибәргән сандыкка ия булып, аның эченә салынган тылсымлы бүләкне кулга төшерә , шул, яңа елның хуҗасы булачак дигән хәбәр килеп ирешкән аңа. Маймыл ярдәмгә дусты Убырлыны да чакырып, болар эшкә керешкәннәр, ди.
Back to Top