“Музыкаль Десант 2009“ синен шэһәрдә!!!

Уян, Татарстан! “Музыкаль десант - 2009” килә! Өченче ел рәттән “Барс-Медиа” компаниясе тарихта иң күп тамашачы санын җыйган чарасын – “Музыкаль десант”ның яңа сезонын башлап җибәрә. Үткән елларда иң талантлы яшь җырчыларны туплаган тамаша боз сарайларында һәм ачык һавада үткән булса, быел исә, яшьләр елы булуын да искәртсәк, оештыручылар клуб форматына өстенлек бирә. Татар эстрадасының 30лап яшь җырчысы меңләгән тамашачыга үзләренең популяр хитлары белән өр-яңа иҗат җимешләрен күрсәтәчәк һәм тыңлатачак. Әлеге чарадан фоторепортаж, “Музыкаль десант“ көндәлеге, тур вакытында җырчылар белән турыдан туры әңгәмәләр сайтында урын алачак. “Музыкаль десант” кайда һәм кайчан узачак: –– Баулы, РДК (Район мәдәният йорты) –– Лениногорск, РДК (Район мәдәният йорты) –– Азнакай, РДК (Район мәдәният йорты) –– Норлат, РДК (Район мәдәният йорты) –– Яр Чаллы, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы –– Түбән Кама, “Европа” төнге клубы –– Әлмәт, “Роллер Дром” төнге клубы –– Буа, “Сафари” төнге клубы –– Алабуга, “Бруклин” төнге клубы –– Мамадыш, “Берлога” төнге клубы
Back to Top