Кешег икенче исем кушу бозым, кз тиюдн саклыймы

Кешегә икенче исем кушу күз тию, бозымнан саклый... - Кодагыеңның исеме башка иде түгелме? - дип, сорыйм туганымнан. – Документларда икенче исем язылган. - Аның бит ике исеме бар. Кечкенә вакытта бик каты авырган. Шуңа икенче исем кушканнар. Документларында бер исем, кеше арасында икенче исем белән йөри. Икенче исем бирү- бар әйбер бит ул, - дип, җаваплый Фәридә апа. Сөбханалла, кодагые 80 гә җитеп килә, үзеннән-үзе икенче исеме озын гомер юрап тора ахры, дип куясың. Элегрәк тә ишеткәнем бар иде шундый хәлләр турында, кызыксынып киттем мин бу тема белән. Танышлардан сораштырдым. Күз тимәсен өчен шулай эшлиләр имеш. Муллага барып яисә чакырып икенче исем кушалар. Аны бик якын кешеләре генә белә: баланыкын әти-әнисе, өлкәннәр булса, ир белән хатын. Кеше бозым, күз тию кебек начар нәрсәләргә юлыкса, алар беренче исемгә юнәлтелә имеш. Икенче исеменә барып ябышмый, ягъни хәзерге техник телгә күчерсәк, «переадресация» булмый. Берничә танышым шулкадәр инанып сөйләде бу турыда. - Үлемгә бозык ясаганнар иде әнигә, Инзиләкәем, шулай муллага барып исемен үзгәртте. Безнең якларда бер күрәзәче карчык бар иде, шуңа ай саен чистарылырга бара иде. Чак исән калды,“ - дип, сөйли хезмәттәшем Сәрия.( үзе Аксубай якларыннан) - Бозым, күз тиюдән саклый. Муллага барып, улыма да, үземә дә икенче исем куштырырга җыенам. Буыннан-буынга күчкән, сыналган әйбер ул! “- дип, авызны ачарга да бирми Сәрия. - Ышанмаган кеше ышанмый. Минем ир дә ышанмый иде. Хәзер ышанды. Киявебез бик каты авырып китте. 35 яшь. Типсә тимер өзәр ир. Хастаханәдә бик авыр ятты. Үлгәндә калды, җаным, менә өшкертергә барабыз. Коры сөяккә калды. Ашыйсы килә, берни ашый алмый. Өйләреннән сихер ясаган әйберләр табып алдык, - дип, елый-елый сөйли базарда сатучы танышым Илфая. – Икенче исем кушу турында ишетеп беләм. Дин әhелләренә мөрәҗәгать иттем. Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт сүзне бик кыска тотты. “Исламда исем алмаштыру бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйhиссәләм начар мәгънәле исемнәрне алмаштырырга кушкан, үзе дә алмаштырган. Күз тиюдән саклану өчен “Ихлас“, “Нәс“, “Фәләх“ сүрәләрен, “Аятел-көрси“ не укырга кирәк.“ Мәлик хәзрәт Чаллы якларында өшкерүче, бозымны чыгаручы дин әhеле буларак билгеле. Аңа да шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем. Мәлик хәзрәт бу хәлне дин тирәсендәге очраклы кешеләрнең уйдырмалары дип аңлатты. “Ничә исем кушсаң да, шайтан яныңда ук барысын да ишетеп тора. Аны алай итеп алдап булмый. Догалар укырга, балаларга йоласына китереп мәгънәле исемнәр кушарга кирәк. Исем алмаштырып кына, күз тию, бозымнан качып котыла алмыйсың“. Сәрия дә, Илфая да дин әhелләреннән алган бу җавапларны кабул итә алмады. Миңа бик сиздертәселәре килмәсә дә, үз фикерләрендә калдылар кебек. hәрнәрсәгә фәлсәфи карарга өйрәнгән сеңлем дә: “Кемнәрдер ышана, шуннан дәва таба икән, ник аларның ул инануларын җимерергә. Психосоматика, диләр бит хәзер. Файдасы тия икән, алмаштырсыннар, иң мөһиме начар юлда йөрмиләр бит! “ - дип куйды. Олы кеше-солы төше, дип ветеран журналист Заһидә апа Нәбиуллинаның да фикерен сораштым. Тормыш тәҗрибәсе зур аның. - Кешенең исеме тормышта үзенә күрә бер юллама, ул аны гомер буена озата килә. Шуңа күрә балага исем сайлауга бик җитди карарга кирәк. Соңгы елларда моңа игътибар артты. - Хәзер катнаш никахлар күп. Менә андый парлар өчен балага исем кую катлаулы мәсьәләгә әйләнә. Урталыкны эзләргә туры килә. Исемнәрнең мәгънәсен карап кушарга кирәк. Оныкчыкка без дә мулла чакырып икенче исем бирдек. Әбисе икенче исемен Әмир, дип куйдырды. Беренче исеме Артур, аны мәгънә ягыннан мактамыйлар, яшьләр уйлап бетермәгән. Балага:” Үскәч аңларсың әле, бәбекәм!” – дидек. - Бәхетле, сау-сәламәт булсыннар! Мин әле партия идеялары белән сугарылган исемнәр чорын беләм. Киявебез Изил исемле иде. Әнисе Мөкаттәрә апа шулай кушкан. “Изучаем идеи Ленина” дигәнне аңлата. Изил улына Искәндәр исемен бирде. Мәгънәле, борынгы исем. Ул вакытта аның белән бергә төзелеш бригадасында эшләгән үзбәкләр телевизор бүләк иткәннәр иде. Авылда Трактор исемле берәүнең исемен алмаштырганнарын хәтерлим. Андый исемнәрне, әлбәттә, диндә кушканча алмаштырырга кирәк, дип саныйм. Тора салып исем алмаштыру таралган күренеш түгел, аны кирәк әйбер дип санамыйм. Эзләнә торгач, менә нәрсә таптым. Бактың исә ике исем кушу борынгы төрки халыкларда булган, ул ерак бабайлардан килгән йола, гадәт һәм ул халкыбызда әлегәчә киң таралган. “Сөембикә“ журналында чыккан язмадан алынган бу өземтә безнең сорауга аңлатма бирә, минемчә. “Борынгы заманнарда ук исем язмышка тәэсир итә дип уйлаганнар. Начар уйлар белән әйтелгән исем авырулар китерергә мөмкин дип, кешегә ике исем бирү традициясе яшәгән. Борынгы төрки халыкларда явыз көчләрне куркыту максатыннан икенче исем итеп Яман, Начар, Бозык, Эталмас кебек исемнәр бирелгән һәм баланың чын исеме телгә алынмаган. Әгәр гаиләдә балалар бер-бер артлы үлеп торсалар, бала туганда күзгә чалынган беренче предмет исемен бирү йоласы яшәгән. Балта,
Back to Top