Нефтяник хоккей командасы алга чыкты

Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей командасы Петров Кубогының ярымфинал сериясендә алга чыкты. Кичә кич безнең спортчылар кунакта төмәнле «Рубин»ны 7 гә 3 исәбе белән җиңде. 4 җиңүгә кадәр баручы серия, 3 кә 2 исәбе белән Әлмәткә күчә. Иртәгә, “Юбилейный“ боз сараенда узачак матчта калабыз хоккейчылары җиңү яуласа - Кубокның финалына чыгачак. Сезнең игътибарга - кичәге уенның иң кызу мизгелләре !
Back to Top