Язучылар берлегендә ябык әдәби конкурс җиңүчеләре бүләкләнде

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйм. Укучыга бик күп яхшы әсәрләр тәкъдим ителәчәк. Бу әсәрләр тагын да күбрәк укучыны татар китабын укырга җәлеп итәр дип уйлыйм», диде җиңүчеләрне котларга Язучылар берлеге сәхнәсенә чыккан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Back to Top