Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Темасы: “Рамазан ае фазыйләтләре»

Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Темасы: “Рамазан ае фазыйләтләре» Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов Сурдотәрҗемәче – Әдһәм Юмагуло...Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Темасы: “Рамазан ае фазыйләтләре» Имам – “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов Сурдотәрҗемәче – Әдһәм Юмагулов Вакыт беркайчан да туктап тормый, ничек кенә Рамазан ае озаграк торсын дип теләсәк тә, ул барыбер узачак. Шуңа да, мөмкинлек булганда, Рамазан аен кадерлик. Әгәр дә безгә берәр кунак килергә җыенса, без өйләребезне җыештырабыз, кунакларны матур итеп каршы алабыз. Рамазан ае бик кадерле кунак, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Әгәр Рамазан аеның нинди фазыйләтле икәнен белсәләр, алар аның мәңге булуын теләрләр иде”, - дигән. Бу айда 4 төрле гамәлне күбрәк эшләгез: икесе Аллаһы сездән разый була торган, ә икесе үзегезгә үк бик кирәкле гамәлләр. Бу айны үзебезнең рәхимлегебез һәм юмартлыгыбыз белән тутырсак иде.
Back to Top