Брускетта

Татарстанда узган татар мәдәни чараларының күзәтүчесе буларак билгеле Эльвира САДРЕЕВАда кунакта. Ул Яңа ел табынына брускетта – дөньяга итальян кухнясыннан таралган җиңел генә ясалган кабымлык ясарга өйрәтә. Кирәк:  багет;  кечкенә банкада какланган помидорлар;  1 ташкабак;  эремчекле сыр;  3 аш кашыгы зәйтүн мае;  Бер бәйләм яшел үлән (без рәйхан үләне алдык);  40 г эрбет чикләвеге;  40 г каты сыр (пармезан яхшы булыр);  1 кечкенә тырнак сарымсак;  тоз. Эш барышы: Иң элек песто соусы ясыйбыз. Моның өчен эрбет чикләвеген юып киптерәбез дә төябез. Рәйханны (базилик) юабыз да вак кына итеп турыйбыз. Хуш ис шушы этапта ук чыга башлаячак.
Back to Top