Биектау районында яшәүче Фәтхуллиннар гаиләсенә кайгы килә: Өч балалы әтигә ярдәм кирәк

Өч балалы әтигә ярдәм кирәк. Биектау районында яшәүче Фәтхуллиннар гаиләсенә кайгы килә. Игезәк балаларын тапканнан соң - әни кеше мәңгелеккә күзләрен йома. Өстәвенә алар - арендалы торакта да яшәгән. Хәзер гаилә башлыгының өстендә берьюлы берничә проблема. Аңа ничек ярдәм итеп була? Алдагы материалда. Чын гаилә булып, алар нибары бер атна яшәп кала. Берничә көннән - ике игезәк бала тапканнан соң, 33 яшьлек Дилә - мәңгелеккә күзләрен йома. Ләйсән МОРТАЗИНА - Дилә Фәтхуллинаның апасы (иртәнге якта авырта башлап биектау больницасына киткәннәр, беренче баласын монда таба. Икенчесен кул белә килгәч - срочно кесарево ясадылар) Хәзер игезәк кызлар - Асылъяр белән Айзилә - республика клиник балалар хастаханәсендә. Әтиләре Радик сөт комбинатында эшли. Хәзер декрет ялы алырга җыена. Тик эш шунда - гаилә фатир арендалап яшәгән. Хәзер 30 яшьлек ир өстендә - торак, балалар, акча мәсьәләләре.
Back to Top