Маратның Африка хатыныннан кызы туган. Балага нинди исем кушканнар? Туйларынн күрсәтәм! #никах #той

Африка кызы Нгамбога өйләнгән Пермь өлкәсе Седяш авылыннан татар егете Марат Дәүләев социаль челтәрдә шактый югалып торганнан соң яхшы хәбәр белән чыкты. Яшь гаиләнең кызы туган. «Барыгызга да кояшлы Төркиядән сәлам. Кыскасы, минем кызым туды, хәзер мин – Төркиядә», – дип яза ул. Марат Төркиядә гаиләсе белән булу-булмавы турында хәбәр итми, бары тик барысы турында да җентекләп соңрак җавап бирергә вәгъдә итә. Пермь егете элек тә Төркиядә берничә ай эшләп кайта иде. Нгамбо – Маратның икенче хатыны, аның беренче хатыны Кент та шулай ук Африка кызы иде. «Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыяллана идем», – дип белдергән Марат үз дигәненә иреште.
Back to Top